Республиканың «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру барышы турында шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вилданов сөйләде.

2019 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы белән башланган «Безнең ишегалды» программасы шәһәр мохитен үзгәртүнең төп инструменты булып кала. Программаның максаты – барлык яшьтәге халык өчен уңайлы һәм имин ишегалды инфраструктурасы тудыру. Бу программа безнең шәһәрдә аеруча кирәкле, чөнки күпфатирлы йортларны массакүләм төзү 1970 елларда КАМАЗ заводы һәм Түбән Кама ГЭСы төзелеше белән бер үк вакытта башланган, шуңа күрә программаны гамәлгә ашыру башында ишегалды мәйданчыкларының күпчелеге 30-40 яшьлек булган.
Программаны гамәлгә ашыруның алты елы эчендә 10 млрд сумга 572 ишегалды территориясе төзекләндерелгән. 2,5 млн квадрат метрдан артык юл һәм тротуар ремонтланган, тышкы яктырту челтәрләре алыштырылган, шулай ук балалар, спорт һәм урам җиһазлары монтажы башкарылган. Мөһим аспект булып программаны челтәр оешмалары һәм Республика капиталь ремонт программасы белән синхронлаштыру тора. Шәһәр инфраструктурасын төзеләндерү дирекциясен җәлеп итеп, җир эшләренең интерактив картасы эшләнгән, анда ресурс тәэмин итүче оешмалар алдагы эшләр турында срокларны күрсәтеп мәгълүмат кертәләр, бу эшләрне кабатлаудан сакларга, халык өчен уңайсызлыкларны минимальләштерүгә һәм ремонт чараларын нәтиҗәле планлаштырырга мөмкинлек бирә.

Соңгы алты ел эчендә «Халык күзәтүе» системасында юл япмасы халәте, яктыртуның җитәрлек булмавы һәм искергән балалар уен элементларын алыштыру кирәклеге турындагы 4 000нән артык гариза уңышлы ябылган. 2025 елда гына ишегалды территорияләрен төзекләндерү эшләре ярдәмендә бу системада 922дән артык гариза ябылган.
2026 елга «Безнең ишегалды» программасы белән 68 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырылган. Эшләрне «Автомобиль юллары предприятиесе» алып бара. Финанслау лимиты 2,5 млрд сум тәшкил итә, аның 2,098 млрды юл эшләренә, 203әр млн яктыртуга һәм кече архитектура формаларына юнәлтелгән. Районнар буенча эшләр түбәндәгечә бүленгән: Комсомол районында 34 ишегалды, Үзәк районында 30 ишегалды һәм Автозавод районында 4 ишегалды.

Төзекләндерү проект план-схемаларын эшләү этабында парковка урыннары җитмәү мәсьәләсе буенча халык теләкләре исәпкә алынган, һәр ишегалдында яшел утыртмаларны саклау һәм инженер коммуникацияләрен исәпкә алып, автомобилләр өчен өстәмә урыннар төзү арасында баланс табылган. Күп санлы балалар шәһәрчекләре һәм урам тренажерлары төзү планлаштырыла.

Программаны гамәлгә ашыру барышында халык белән оператив бәйләнеш төп өстенлекләрнең берсе булып тора, кире бәйләнеш системасы ярдәсендә теләсә нинди сорауны яки проблеманы мөмкин кадәр тиз хәл итәргә мөмкин. Моның өчен уңайлы һәм заманча инструментлар булып программаның чат-боты, бердәм номер, шулай ук dvor@dvor.tatar электрон почтасы аша мөрәҗәгатьләр һәм тәкъдимнәр тора. Моннан тыш, программаның ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендәге рәсми битләре аша мөрәҗәгать итеп була. Барлык элемтә каналлары халыкның һәрбер вәкиленең төзекләндерү эшенә үз өлешен кертә алуы һәм үзен программаның тулы хокуклы катнашучысы итеп тоюы өчен төзелгән.
Руслан Вилданов «Безнең ишегалды» программасы кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуын ассызыклады һәм халык өчен һәм халык тарафыннан төзелгән уникаль проект өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улына рәхмәт белдерде.
Мэр район башлыкларына ремонтланган ишегалды мәйданчыкларын яшелләндерүне контрольгә алырга йөкләде: «Төзекләнгән ишегалдында яшәргә телисең икән – шуның өчен үзең дә тырыш. Үз ишегалдыңны төзекләндерү – үз тормышыңны төзекләндерү. Республика чыгымнарның төп өлешен – 10 миллиард сумнан артыгын үз өстенә ала. Ләкин без дә үз өлешебезне кертергә тиеш: төзекләндерү һәм агачлар утырту. Ремонтланган ишегалды мәйданчыкларына матур кыяфәт бирергә кирәк. Бездә актив территориаль иҗтимагый үзидарәләр, изге эшләргә халыкны мобилизацияләргә оста беренче төзүчеләр бар. Коллективизм һәрвакыт безнең шәһәрнең нигезе булды – ансыз без заводны да, шәһәрне дә төзи алмас идек».
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 22 июнь 2026, 08:15



