Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 8 август 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген «Ватан-Ана» мемориалы янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган Гомумроссия тынлык минуты акциясе узды. Чарада дистәләгән чаллылар катнашты: шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Шәһәр Советы депутатлары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, «КАМАЗ» ААҖ җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре, эшче яшьләр, территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев искә төшергәнчә, ил тарихында 1941 елның 22 июненнән дә фаҗигале көн юк. Бөек Ватан сугышы елларында ил 27 миллион гражданын югалткан. Фаҗига һәр гаиләгә кагылган. Иң мөһиме – аларның батырлыгын истә тоту һәм бу хәтерне киләсе буыннарга тапшыру:

«Безнең сезнең белән гражданлык бурычыбыз һәм йөкләмәбез – хәтерне саклау, аны буыннан-буынга тапшыру. Балаларыбыз 1941 елның 22 июнендә күпмилләтле совет халкы үз иңнәрендә күтәргән зур фаҗига булуын белергә тиеш», – диде шәһәр мэры.

Чара мемориалга чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Дүшәмбе, 22 июнь 2026, 16:00