Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Каникуллар – баланың иммунитетын ныгыту өчен иң уңайлы чор. Организмның табигый саклану көче ял итү, кояш һәм витаминнарга бай туклану нәтиҗәсендә арта. Моннан тыш, бу вакытта төрле авыруларга каршы профилактика чаралары күрергә дә мөмкин. Җәй вакцинация үткәрү өчен аеруча уңайлы: балалар оешкан коллективларда булмый, шуңа күрә иммунитет формалашкан чорда инфекцияләр белән очрашу куркынычы кими.

Беренче чиратта, Россия Федерациясенең Милли профилактик прививкалар календарендә каралган барлык прививкаларның вакытында ясалуын тикшерергә кирәк.

Аларга түбәндәге вакцинацияләр керә:

– туберкулезга каршы;

– В гепатитына каршы;

– дифтерия, коклюш һәм столбнякка каршы (АКДС);

– полиомиелитка каршы;

– кызамык, кызылча һәм эпидемик паротитка каршы (КПК);

– пневмококк һәм гемофиль инфекцияләренә каршы.

Кайбер прививкаларны билгеле вакыттан соң кабат ясатырга кирәклеген онытмагыз. Бу вакыт узу белән кими торган иммун җавапны саклау һәм көчәйтү өчен мөһим. Мәсәлән, 6 яшьтә кызамыкка, кызылчага һәм паротитка каршы ревакцинация үткәрелә; 6–7 яшьтә – дифтерия һәм столбнякка каршы; 7 һәм 14 яшьтә – туберкулезга каршы.

Россия Федерациясенең Милли профилактик прививкалар календаренә кергән прививкаларны теркәлгән урын буенча поликлиникада бушлай ясатырга мөмкин. Вакцинация мәҗбүри рәвештә педиатр каравыннан соң прививка кабинетында үткәрелә.

Төп прививкалардан тыш, өстәмә вакцинацияләр дә бар. Алар сәяхәтләр планлаштырылган очракта аеруча мөһим.

Талпан энцефалиты – эндемик төбәкләргә сәфәр алдыннан. Тулы саклану өчен берничә доза кирәк, иммунитет шунда ук формалашмый. Шуңа күрә вакцинацияне алданрак башлау яхшырак.

А гепатиты – Россиянең көньяк төбәкләренә һәм эссе климатлы илләргә сәяхәт иткәндә тәкъдим ителә. Беренче дозадан соң иммунитет 4–8 атна эчендә формалаша.

Менингококк инфекциясе – «менингит билбавы» дип аталган илләргә барганда яки эпидемиологик күрсәтмәләр буенча.

Моннан тыш, җәй көне җил чәчәгенә каршы, шулай ук гриппка каршы (август аенда) прививка ясатырга мөмкин. Бу уку елы башында авырып китү куркынычын киметергә ярдәм итәчәк.

Шуны истә тотарга кирәк: теләсә кайсы вакцинация алдыннан педиатр белән киңәшләшү мәҗбүри. Табиб баланың сәламәтлек торышын бәяләячәк һәм шәхси иммунизация графигын төзиячәк.

Санитар иминлек һәм куркыныч йогышлы авыруларны профилактикалау буенча файдалы мәгълүматны санщит.рус. сайтында табарга мөмкин.

Якшәмбе, 21 июнь 2026, 12:06