Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 24 июнь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

24 июнь көнне 15:00 сәгатьтә ачык һавадагы җәйге уку залында «Мәйдан» журналының июнь санын тәкъдим итүгә багышланган иҗади очрашу үткәреләчәк.

Чарада язучылар, шагыйрьләр, «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары, газета-журнал хезмәткәрләре катнашачак. Чара барышында шагыйрьләр үз шигырьләрен укыячак, шулай ук очрашуда катнашучылар журналның бу санында әдәби әсәрләре басылып чыккан авторларның мәкаләләренә һәм хикәяләренә анализ ясаячак.

Кунакларны уникаль мөмкинлек көтә: авторлар белән шәхсән танышу, авторлар башкаруында әсәрләрне тыңлау, журналның әлеге санында тәкъдим ителгән төрле жанрдагы әдәбият дөньясына чуму.         

Сишәмбе, 23 июнь 2026, 10:19