Бүген «Мастеровые» рус драма театрында III Россия Милли театрлар фестиваленың ачылышы узды. Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Аюпова, шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.

«Соңгы алты ел эчендә без Яр Чаллыда өч яңа театр мәйданчыгы ачтык. Минемчә, мәдәният, күңел экологиясе турында кайгыртучы дәүләт – ул үз киләчәге турында кайгыртучы көчле дәүләт. Шуңа күрә безне хуплаучыларның барысына да чын күңелдән рәхмәт сүзләрен әйтәсем килә. Мәдәният – теләсә нинди буыннан соң калган бердәнбер эз», – дип ассызыклады Ирада Аюпова.

Шулай ук Ирада Аюпова Россия Мәдәният министрының сәламләү хатын укыды: хатта бу фестиваль илнең уникаль рухи мирасының күптөрлелеген күрсәтүе һәм милли телләрне сакчыл каравы ассызыклана. Федераль ведомство башлыгы исеменнән ул артистларга чиксез илһам, ә тамашачыларга гаҗәеп иҗат ачышлары теләде.
Масштаблы мәдәни вакыйганың катнашучыларына һәм кунакларына котлау сүзе белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев мөрәҗәгать итте: «Безнең өчен халыклар дуслыгы – мөһим төшенчә. Нәкъ менә бердәмлек һәм үзара ярдәм белән рекордлы кыска вакытта безнең шәһәребез һәм автомобиль заводы төзелде. Бүген безнең өчен «Мастеровые» рус драма театры һәм Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театры сәхнәләрендә илнең төрле төбәкләреннән куелышларны күрәчәгебез аеруча кыйммәтле.
Безнең милли лидерыбыз Владимир Владимирович Путин әйткәнчә, Россия үзенең күптөрлелеге – телләре, гадәтләре, мәдәниятләре белән көчле. Яр Чаллыда 82 милләт вәкилләренең дуслыкта һәм татулыкта яшәве, хезмәт итүе, балалар тәрбияләве очраклы түгел. Мин Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгына, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына һәм шәхсән министр Ирада Аюповага бу проектны гамәлгә ашырганнары өчен зур рәхмәт белдерергә телим. Ил, республика җитәкчелеге һәм «КАМАЗ» ярдәме белән безнең заманча, матур, функциональ театрларыбыз барлыкка килде, алар чын тартылу үзәкләренә әйләнделәр».

Фестиваль атналыгын бу театр сезонының премьерасы – Горномарийск драма театры труппасы башкаруындагы «Левша» трагифарсы ачты.

22-28 июнь көннәрендә Яр Чаллы 200дән артык кунакны кабул итәчәк: Башкортстаннан, Ингушетиядән, Мари Илдән, Мордовиядән, Хакасиядән һәм Татарстаннан милли театрлар вәкилләре, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре һәм әйдәп баручы театр тәнкыйтьчеләре. Күрсәтүләр ике мәйданчыкта узачак: «Мастеровые»да һәм Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театрында.
Программада аерым урынны А. Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы театрының «Чыкты атым күләгәдән» спектакле алып тора. Куелыш хезмәт кешеләренә хөрмәт күрсәтә һәм КАМАЗның беренче автомобиле чыгарылуның 50 еллык юбилеена багышланган. Күрсәтүләрдән тыш, киң һөнәри программа планлаштырылган: мастер-класслар, лекцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм сәнгать белгечләре белән спектакльләрне көндәлек тикшерү.
Киң аудитория өчен барлык куелышларның онлайн-трансляцияләре оештырылган.
Тулы программа һәм билетлар фестивальнең рәсми сайтында.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 22 июнь 2026, 21:00



