«Тормыш өчен инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында төзекләндерү өчен объектлар сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирүе йомгаклары ясалды. Яр Чаллы халкы югары активлык күрсәтеп, шәһәр территорияләрен үстерү өчен тавышларын бирделәр.
Тавышларны исәпләү нәтиҗәләре буенча абсолют лидер булып Фикрәт Табиев исемендәге яр буе (5-нче чират) танылды. Нәкъ менә әлеге объект 2027 елда төзекләндереләчәк. Аның яңартылуы өчен 40 меңнән артык кеше тавыш биргән.
Барлыгы тавыш бирүдә 57 037 Яр Чаллы халкы катнашкан, бу шәһәр халкының туган шәһәр йөзен формалаштыруга кызыксынуының артуын раслый. Елдан-ел волонтерлык һәм электрон тавыш бирүдә катнашучылар саны арта.
Тавыш бирүдә катнашкан территорияләрнең тулы исемлеге белән сылтама буенча танышып була.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 23 июнь 2026, 14:40



