Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 24 июнь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев «Безнең ишегалды» республика программасы буенча 14 комплекста төзекләндерү эшләренең барышын бәяләде. Микрорайонда яңа тротуар юллар төзелде, парковкалар саны арттырылды (мәсәлән, бер ишегалдында өстәмә рәвештә 59 парковка урыны барлыкка килде), яктырту баганалары, утыргычлар, чүп савытлары, балалар зоналары, спорт мәйданчыгы урнаштырылды.

««Безнең ишегалды» программасы – мөһим һәм кирәкле. Без аралашкан халык барысы да бер тавыштан зур уңай үзгәрешләр турында сөйлиләр. Гражданнар бу программага югары бәя бирәләр, һәм без аның сыйфатлы башкарылуы өчен барысын да эшлибез», — дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Наил Мәһдиев программа өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде һәм капиталь ремонттан соң барлык ишегалды мәйданчыкларының тантаналы рәвештә ачылачагын хәбәр итте: актив халыкка да, юл төзүчеләргә дә хезмәтләре өчен рәхмәт әйтү мөһим.

Шәһәр мэры шулай ук эшнең тарихи масштабын ассызыклады: Яр Чаллыда программаны гамәлгә ашыру елларында 572 ишегалды төзекләндерелгән. Быел «Безнең ишегалды» программасы буенча 68 ишегалды төзекләндереләчәк, 26 ишегалдында эшләр инде тәмамланган.

Сишәмбе, 23 июнь 2026, 15:00