Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 25 июнь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ирләре чакыру буенча хәрби хезмәткә алынган,  йөклелек срогы кимендә 180 көн тәшкил иткән хатын-кызлар пособие алу хокукына ия. Ир-ат хәрби училищеның яки хәрби кафедраның беренче курсында укыса да, йөкле хатын-кызларга пособие бирелә.

Әлеге түләү суммасы дәүләт тарафыннан беркетелгән күләмдә билгеләнә һәм ел саен инфляцияне исәпкә алып кабат исәпләнә. 2026 елның 1 февраленә ул 45 054 сум тәшкил итә. Пособиене Социаль фонд  яки күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп яисә  «Дәүләт хезмәте» порталы аша онлайн да рәсмиләштерергә мөмкин.

«Ирләре чакыру буенча хезмәт итә  торган гаиләләр дәүләт тарафыннан аерым игътибарга мохтаҗ. Бу пособие йөклелек чорында хатын-кызларга ярдәм итәргә һәм аларда үзләрен кайгыртучы барлыгы хисе уятырга, шулай ук гаиләгә финанс йөкләнешен җиңеләйтергә тиеш», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Гаризаны  карауга аны теркәгәннән соң  10 эш көненә кадәр вакыт сарыф ителә. Карар кабул итү өчен  өстәмә белешмәләр кирәк булган очракта, әлеге вакыт егерме көнгә кадәр сузылырга  мөмкин. Гариза буенча уңай карар кабул ителгәч,  акча 5 эш көненнән дә соңга калмыйча күчерелә.

Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге хезмәтләре  турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.

Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала  (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

Чәршәмбе, 24 июнь 2026, 09:11