Яр Чаллыда Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш прогнозын формалаштыру буенча ведомствоара эшче төркеменең утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, салым инспекциясе, Татарстанстат, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Наталия Кропотова һәм Светлана Мулюкова катнаштылар.
Утырышның беренче өлешендә шәһәрнең әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре вәкилләре: КАМАЗ, С.П. Титов исемендәге Яр Чаллы картон-кәгазь комбинаты, Домкор Индустрия, ХАИР, Чаллы-икмәге хәзерге күрсәткечләре һәм 2027-2029 елларга җитештерү эшчәнлегенең төп күрсәткечләре прогнозы турында сөйләделәр.
Утырышның икенче өлешендә Яр Чаллы муниципаль берәмлегенең 2027-2029 елларга социаль-икътисади үсеш прогнозы каралды, анда шәһәр буенча гомуми прогнозның төп параметрларын атадылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 24 июнь 2026, 16:17



