Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 12 август 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Иң яхшы йөк машинасы йөртүчесе» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру киңәшмәсе узды. Масштаблы ярышларны быел сентябрьдә Татарстан Республикасында үткәрү планлаштырыла.

Эш очрашуын шәһәр мэры Наил Мәһдиев үткәрде, анда шәһәр тармак предприятиеләре вәкилләре, «Росавтотранс» федераль бюджет учреждениесе генераль директор урынбасары Ирина Седых, «НИИАТ» ААҖ генераль директоры Валерий Машков катнашты.

Очрашу барышында конкурс биремнәрен үткәрү мәйданчыклар каралды, төп оештыру һәм техник мәсьәләләре тикшерелде.

«Иң яхшы йөк машинасы йөртүчесе» Бөтенроссия конкурсы Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы тарафыннан һөнәри белемнәрне камилләштерү, йөк машинасы йөртүчесе һөнәренең ролен күтәрү һәм популярлаштыру, шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучыларда куркынычсыз йөрү стереотипларын формалаштыру максатыннан үткәрелә.

Конкурс катнашучыларының узышлары вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә һәм чараны әзерләү һәм үткәрүнең барлык этапларында кабул итүче яктагы хакимият органнары вәкилләре белән үзара эшчәнлеккә аерым игътибар бирелде.

Пәнҗешәмбе, 25 июнь 2026, 10:00