Ай саен Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге бу максатларга 382 млн. сумнан артык акча җибәрә. Әлеге чараларны алу хокукыннан күптән эшләүче белгечләр дә, оешмалардагы ачык вакансияләрне күптән түгел алган яшь табиблар һәм шәфкать туташлары да файдалана.
Нәкъ менә шушы белгечләр пациентларның төп агымын кабул итә һәм даими йөкләнеш шартларында эшли. Учреждениенең профиленә һәм медицина хезмәткәренең вазыйфасына карап, түләү күләме 4,5 меңнән 50 мең сумга кадәр үзгәрә.
Медицина оешмалары ай саен, айның 10 эш көненнән дә соңга калмыйча, Социаль фондка хезмәткәрләр реестрларын тапшыралар. Бу документта түләнә торган хезмәткәрләр турында шәхси белешмәләр,аңа түләнергә тиешле сумма, шулай ук хисап өчен нигез булып торган эшчәнлек күрсәткечләре билгеләнгән.
Махсус социаль түләүләрне фонд бүлеге медицина оешмаларыннан реестрлар кергән айның соңгы көненнән дә соңга калмыйча күчерә. Аннан соң "Дәүләт хезмәтләре"ндә акча күчкәнлек турында хәбәрнамә барлыкка килә. Шуны да искәртергә кирәк, түләүләрне тулы булмаган эш көне режимында эшләүчеләр дә ала.
"Без поликлиникаларда һәм ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшнең нинди шартларда алып барылуын беләбез. Әлеге төр түләү иң катлаулы участокларда эшләүче табибларга һәм шәфкать туташларына ярдәм итү өчен булдырылган. Җаваплылык зур булган бу участокларда эш чит кешеләрнең гомере белән бәйле. Бу акчаларга салым салынмый һәм алар чираттагы ял хисабында исәпкә алынмый”, - дип өстәде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 27 июнь 2026, 12:05



