Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 12 август 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген «КАМАЗ» ААҖның ел саен үткәрелә торган Акционерлар гомуми җыелышы узды. Утырыш башланганчы, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм компания җитәкчеләре  Тимерчелек заводында һәм аның территориясендә урнашкан музейда булдылар.

Быел Тимерчелек заводына 55 ел тула. Кунаклар тарихи экспонатларны һәм фотоларны кызыксынып карадылар, шулай ук истәлеккә язмалар калдырдылар.

Җитәкчеләрнең Тимерчелек заводына визиты мөһим корпоратив вакыйга алдыннан символик гамәл булды, ул традицияләр дәвамчанлыгын һәм шәһәр ясаучы предприятие тарихына хөрмәтне ассызыклады.

Фото «Вести КАМАЗа»

Җомга, 26 июнь 2026, 16:00