Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 98 яшьлек юбилее белән Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Мәгъдәнус Миңнехуҗи кызы Сәлимова котлаулар кабул итте.
Ветеранны Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин һәм «45 комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Людмила Багрецова котладылар.

Мәгъдәнус Миңнехуҗи кызы Сәлимова Сарман районы Чукмарлы авылында туган. Балачакта ятим калган. Мәгъдәнусны әбисе тәрбияләгән.
Бөек Ватан сугышы елларында Мәгъдәнус Миңнехуҗи кызы Үзбәкстанда бетон заводында – оператор булып эшләгән.
1969 елда КАМАЗ төзелешенә килгән, «Камгэсэнергострой» производство берләшмәсенә диспетчер булып урнашкан.
1978 елда 50 яшендә пенсиягә чыккан.
Мәгъдәнус Миңнехуҗи кызы өч баласы, алты оныгы һәм 11 оныкчыгы бар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 27 июнь 2026, 17:00



