Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 26 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Наил Мәһдиев 11/09 адресы буена урнашкан биш катлы йортка килде, анда 11 нче подъездның икенче катындагы бер бүлмәле фатирда көнкүреш газы шартлаган. Бер фатир зыян күргән. Шартлау нәтиҗәсендә бүлмә диварлары, тәрәзә рамнары ишелгән, тәрәзәләр ватылган,  тугыз квадрат метр мәйданда йокы бүлмәсендә әйберләр һәм мебель янган. Фаҗига урынына килеп җиткән янгын сүндерүчеләр ачык януны тиз арада сүндергәннәр.

Подъезд конструкцияләренең ишелү куркынычы юк, халык фатирларына кире кайткан, электр энергиясе тоташтырылган. Хәзерге вакытта торгызу эшләре алып барыла.

Хәзер актлар төзү процессы бара, йорт янындагы территорияне чистарту башланган. Зыян күргән хатын-кызны Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә алып киткәннәр. Һәлакәтка беренче булып ЮХИДИ экипажы килеп җиткән. Полиция хезмәткәре янгын урыныннан зыян күргән хатын-кызны куркынычсыз урынга чыгарган.

Якшәмбе, 28 июнь 2026, 11:47