Бүген Яр Чаллыда яһүд дини-мәдәни үзәге ачылды. Ул Аэродромная урамы, 42 нче йорт адресы буенча урнашкан. Ачу тантанасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Россиянең баш раввины Берл Лазар, Россия яһүд конгрессы президенты Александр Генцис, Татарстанның баш раввины Ицхак Горелик һәм Яр Чаллы раввины Хаим Довид Паер катнашты.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев үзенең котлау сүзендә милләтара һәм конфессияара татулык Татарстанның төп кыйммәтләренең берсе икәнен билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, халыклар дуслыгы, үзара аңлашу һәм үзара ярдәм республика тормышының нигезе булып тора, ә үзәкне ачу тантанасы төрле дин һәм милләт вәкилләренең шәһәрне бергәләп үстерүе һәм иҗтимагый бердәмлекне ныгытуының ачык раславы булды.
«Безнең күпмилләтле шәһәр өчен бу бигрәк тә әһәмиятле вакыйга. Ярым гасырдан артык элек төрле милләт, мәдәният, тел һәм дин кешеләре Яр Чаллыга КАМАЗ төзергә, шәһәр төзергә һәм монда яңа тормыш булдырырга килделәр. Бергәләп алар илнең иң эре автомобиль үзәген генә түгел, ә үзара хөрмәт, ышаныч һәм чын дуслыкның аерым атмосферасын да тудырдылар. Бүген без шәһәребезнең ныклы нигезен – дуслык, үзара хөрмәт һәм якындагы кешегә мәхәббәт нигезен салучы беренче төзүчеләр эшен дәвам итәбез. Нәкъ менә шуның ярдәмендә бүген Яр Чаллыда яһүд җәмгыятенең яңа дини һәм рухи үзәге барлыкка килә», – диде Наил Мәһдиев.

Мэр проектны гамәлгә ашырырга ярдәм иткән барлык хәйриячеләргә, партнерларга һәм яһүд җәмгыяте вәкилләренә рәхмәт белдерде, аерым рәвештә Россиянең баш раввины Берл Лазарның өлешен билгеләп үтте. Моннан тыш, Наил Мәһдиев Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка рухи үзәк төзелешенә финанс ярдәме өчен рәхмәтен белдерде, бу Татарстанның барлык милләт һәм дин вәкилләренең ирекле һәм гармонияле тормышы өчен шартлар тудырудагы даими сәясәтенең раславы икәнен ассызыклады.
Котлау сүзе белән шулай ук Россиянең баш раввины Берл Лазар чыгыш ясады: «Бүген чын тарихи көн. Бүген бу синагогага кергәндә, мин шак каттым. Бу проект турында фикер алышулар күп еллар дәвам итте. Кайберәүләр моны фантазия дип санадылар, әйттеләр: “Республика башкаласында түгел, мондый масштаблы үзәк төзү ни өчен кирәк, монысы кемгә кирәк?” Ләкин сез моңа ышандыгыз! Без рәхмәт белән Леонид Данилович Штейнбергны искә алабыз, бу бина турында чын күңелдән хыялланган барлык кешеләрне искә алабыз. Бүген без бу матур үзәкне күрәбез, анда һәр, хәтта иң вак детальгә дә күңел җылысы салынган. Ышанам, боларның барысы да шәһәр мэрының ярдәме булмаса, мөмкин булмас иде. Яр Чаллы – матур, яшел шәһәр, һәм монда кешеләрнең бер-берсенә аерым, җылы мөнәсәбәте булуы күренеп тора. Моңа, һичшиксез, җитәкчелекнең зур хезмәте. Монда без гади “толерантлык” сүзен генә күрмибез – монда сүзләр белән түгел, ә чын гамәлләр белән ныгытылган халыкларның чын дуслыгы яши».

Россия яһүд конгрессы президенты Александр Генцис милләтара диалогны ныгыту өчен яңа рухи үзәкнең барлыкка килүенең аерым әһәмиятен ассызыклады: «Бүген без сезнең белән башкара торган эш – бу безнең җиребездә тынычлык һәм татулыкны саклауга фундаменталь өлеш. Бу урамга карагыз: ул безнең ил ничек яшәргә тиешлеген символлаштыра. Янәшәдә мәчет һәм православие гыйбадәтханәсе тора, ә бүген без монда яһүд җәмгыяте өчен йорт ачабыз.
Мин ышанам, бу синагога тулы көченә эшли башлагач, күп кешеләр үз тамырларын табар һәм Үзәк ориентирларга – Ун әмергә, якындагы кеше турында кайгырту идеалларына һәм ныклы гаиләгә, илебезнең асылын билгеләүче кыйммәтләргә алып баручы традицияләргә кушылачак».
Наил Мәһдиевкә мөрәҗәгать итеп, Россия яһүд конгрессы президенты узган ел шәһәр мэрының тыгыз графигыннан вакыт табып, конгресс бу синагоганы хуплау буенча эшкә кушылган вакытта шәхсән Мәскәүгә килүен искә төшерде. Александр Генцис бөтен ил буенча җәмгыятьләргә ярдәм итү оешманың төп миссиясе булуын, ул быел үзенең 30 еллыгын билгеләп үтүен билгеләде. Аның сүзләренә караганда, мэрның визиты ул вакытта Россия яһүд конгрессының попечительләре өчен көчле стимул булган. Алар үз күзләре белән синагога төзүнең гади шәхси инициатива гына түгел, ә шәһәргә, Татарстанга һәм бөтен Россиядә чыннан да кирәк булган зур эш икәнен күргәннәр.

Яңа рухи үзәкне төзү битараф булмаган кешеләр һәм меценатларның көчләрен берләштерү ярдәмендә мөмкин булган. Барлык хәйриячеләрнең исемнәре гыйбадәт залына керү урынындагы махсус хәтер стенасында мәңгеләштерелгән. Чара кысаларында Россиянең баш раввины Берл Лазар һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев синагога төзелешенә иң зур өлеш керткәннәргә бүләкләр тапшырдылар.
Бүләкләнгәннәр арасында – Россия яһүд конгрессы президенты Александр Генцис, шулай ук меценатлар: Андрей Болтакс, Михаил Бройтман, Евгений Вайнер, Константин Гомберг, Анатолий Калуцкий, Евгений Коган, Виктор Мочалов, Антон Уцис һәм Ирина Штейнберг. Объектив сәбәпләр белән тантанада катнаша алмаган хәйриячеләргә истәлек билгеләре өстәмә рәвештә тапшырылачак.
Чараның мөһим өлеше булып киләчәк микваның – яһүд җәмгыяте тормышында фундаменталь әһәмияткә ия булган ритуаль чистарыну бассейнының нигезенә беренче таш салу булды. Берл Лазар, Наил Мәһдиев, Александр Генцис, Хаим Довид Паер һәм Ицхак Горелик бергәләп таш салу ритуалын үткәрделәр.
Шуннан соң традицион бинаны изгеләндерү узды: Берл Лазар һәм Ицхак Горелик үзәккә керү ишеге яңалыкларына һәм гыйбадәт залына мезузаларны (Тора фрагментлары язылган пергамент төярмәләре) беркеттеләр, бу яһүд йортының изгелеген һәм саклануын символлаштыра.
Үзәкне ачу яһүд календареның 13 Тамуз бәйрәменә туры килде. Бу вакыйга хөрмәтенә махсус традицион көй яңгырады, аннан соң яңа Тора төяремәсе язуның изге процессы башланды.

Изге текстның беренче хәрефен язу хокукы Россиянең баш раввины Берл Лазарга бирелде. Аннан соң язуда башка катнашучы раввиннар да катнашты: борынгы традиция буенча алар чиратлап язучыга (соферга) килделәр һәм, үз кулларын символик рәвештә аның каләме өстенә куеп, хәрефләрне бергәләп яздылар.
Тораның беренче хәрефләре язылганнан соң, ачуның рәсми өлеше тәмамланды дип игълан ителде, һәм кунакларны бәйрәм аш мәҗлесенә чакырдылар, анда катнашучылар аралашуны дәвам итә алдылар һәм Яр Чаллыда яңа рухи йортның барлыкка килү шатлыгын уртаклаштылар.
Әйтеп үтәргә кирәк, үзәк төзү идеясе шәһәр яһүд җәмгыятенең элекке башлыгы Леонид Штейнбергка карый. Төзелештә эшмәкәр Евгений Вайнер зур роль уйнады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 28 июнь 2026, 16:40



