Г.М. Хәкимова исемендәге Яр Чаллы картиналар галереясында Бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешма «Россия Рәссамнар берлеге»нең Яр Чаллы бүлекчәсенең хисап-сайлау җыелышы узды.
Фикер алышулар барышында мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрамиев шәһәрдә монументаль-декоратив сәнгатьне саклау буенча алып барыла торган эш турында чыгыш ясады.
Ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча гамәлдәге рәис Ленар Әхмәтов икенче срокка яңадан сайланды. Аның кандидатурасын җыелышта катнашучыларның күпчелеге хуплады: 36 катнашучының 30ы аңа тавыш бирде.

Ленар Әхмәтов Яр Чаллыда туган, 2003 елда Яр Чаллы педагогика институтының сәнгать-графика бүлеген тәмамлаган. 2010 елдан Удмуртиядә халыкара этнофутуристик симпозиумнарның катнашучысы һәм кураторы. 2014 елда Татарстан Рәссамнар берлегенә кергән, анда яшьләр секциясен җитәкләгән. Рәссамның эшләре Татарстанның дәүләт музейлары һәм галереялары җыентыкларында, шулай ук шәхси коллекцияләрдә саклана.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 28 июнь 2026, 12:28



