Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 26 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 3 июльдә куркынычсызлык чаралары көчәйтеләчәк. Яшьләр көнен бәйрәм итү вакытында барлык мәйданчыкларда барлык кунакларны һәм бәйрәм катнашучыларын шәхси тикшерү үткәрү өчен өстәмә контроль-үткәрү пунктлары оештырылачак.

Яр Чаллы полициясе өстәмә куркынычсызлык чараларына аңлап карарга үтенә, шулай ук Яшьләр көненә багышланган чаралар үткәрелә торган территориягә кертергә (китерергә) тыелган әйберләр исемлеге белән таныштыра:

- алкоголь продукциясе;

- теләсә нинди төрдәге корал, шул исәптән үз-үзеңне саклау коралы, уклар, утлы коралның состав өлешләре, шулай ук махсус чаралар;

- чәнчү яки кисү әйберләре;

- шәхесне ачыклауны авырлаштыручы чаралар;

- аэрозоль баллоннар, төрле халәттәге газлар;

- яна торган матдәләр;

- сыек һәм порошок сыман матдәләр;

- тән саклау чаралары: бронежилетлар, корсетлар, медицина күрсәткечләре белән бәйле булганнарыннан тыш;

- наркотик һәм психотроп матдәләр;

- пыяла һәм металл савытлар, шешәләр һәм банкалар;

- медицина шприцлары һәм энәләр;

- куркынычлык тудыручы, шулай ук Россия Федерациясе территориясендә әйләнеше тыелган башка матдәләр һәм әйберләр.

Бәйрәмгә хайваннарны, самокатларны һәм велосипедларны алудан баш тартуыгызны сорыйбыз — бу тикшерү процедураларын авырлаштыра һәм әкренәйтә, өстәмә чиратлар һәм барлык катнашучылар өчен уңайсызлыклар тудыра. 

Дүшәмбе, 29 июнь 2026, 09:20