Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 26 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Актлар залындагы бәйрәм линейкасы традицион вальс һәм мактаулы кунакның котлау сүзе белән башланды. Наил Мәһдиев мәктәп тәмамлаучыларның уңышларын югары бәяләде, аларның бердәм дәүләт имтиханын тапшыруда уңышлы нәтиҗәләрен билгеләп үтте – 5 егет һәм кыз имтиханда максималь балл җыйган, 23 тәмамлаучы укудагы аерым уңышлары өчен медальләр белән бүләкләнде.

Шәһәр мэры җыелучыларга тормышы юлы күрсәтү сүзләре белән мөрәҗәгать итте: «Бүген Яр Чаллыда зур һәм изге гаилә бәйрәме: без балаларыбызны өлкән тормышка озатабыз. Бу күпләрегез көткән үзенчәлекле, дулкынландыргыч һәм бераз кайгылы вакыйга. Балачак тәмамлана, бүген сез урта белем турында аттестат аласыз һәм юлга чыгасыз. Сезнең белән – бу мәктәптә алынган белемнәр, укытучыларның тормыш юлы күрсәтү сүзләре һәм гаиләгезнең ышанычлы терәге.

Барлык вакытта да кешенең төп өстенлеге белем булды һәм шулай булып кала да. Белем – киләчәкне  төзи торган фундамент. Безнең хөрмәтле укытучыларыбыз балаларның күңеленә һәм акылына үз йөрәкләренең җылысын салдылар. Сезгә, укытучылар, зур рәхмәт! Әлбәттә, мәктәп тәмамлаучыларның әниләренә һәм әтиләренә рәхмәт. Укучы, укытучы һәм ата-ана берлеге зур көчкә ия. Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл да, 99 да, 96 да – бу нәкъ менә сезнең бердәм эшегезнең нәтиҗәсе. Сез балаларыгызның тормышның беренче этабын уңышлы узулары өчен барысын да эшләдегез.

Сезгә, балалар, әйтәсем килә: барысы да башлана гына әле. Мәктәптә алгантөпле белемегез белән сез бу тормышта урын таба аласыз. Һәрберегезнең үзенчәлекле юлы булачак. Мәктәп сезнең өчен «көч урыны» булды – ул сезгә уңышлы башлау өчен ныклы фундамент салды. Сезнең чыгарылыш кичәгез безнең өчен юбилей елына туры килде: без Яр Чаллының 400 еллыгын һәм КАМАЗның беренче йөк автомобиле чыгарылуның 50 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу үзенчәлекле, тарихи чор. Яр Чаллы – ул мәктәп, гаилә, ата-аналар, әби-бабайлар, дуслар. Яр Чаллы  – сезнең кече Ватаныгыз. Сез укуда инде бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттегез, шуңа күрә без сезнең барысы да килеп чыгачагына ышанабыз! Уңышлар сезгә. Хәерле сәгатьтә!».

Наил Мәһдиев «Укудагы аерым уңышлары өчен» I һәм II дәрәҗә медальләрен, шулай ук кызыл аттестатларын тапшырды.

41 нче мәктәп директоры Шамил Закиров мәктәп тәмамлаучыларга җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итте: «Бүген дәүләт йомгак аттестациясенә рөхсәт ителгән һәм бу сынауны уңышлы узган барлык 96 мәктәп тәмамлаучы үзләренең көтелгән документын – урта гомуми белем турында аттестатны алалар. Алда югары уку йортларына керү кампаниясе, шуңа күрә, кадерле мәктәп тәмамлаучылар, мин чын күңелдән сезнең сайлаган белгечлекләрегезгә керү турындагы хыялларыгызның тормышка ашуын телим. Әлбәттә, киләчәктә сезгә якты, бай һәм кызыклы студент тормышын теләсәм идем. Дусларым, барысы да уңыншлы килеп чыксын!».

Тантаналы өлеш урта гомуми белем турында аттестатларны барлык тәмамлаучыларга тапшыру белән һәм истәлеккә уртак фотога төшү белән тәмамланды. 

Дүшәмбе, 29 июнь 2026, 13:40