Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 12 август 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 99 яшьлек юбилее белән Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Мария Николаевна Леденейкина котлаулар кабул итте.

Ветераны Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин, «ЖИЛЭНЕРГОСЕРВИС» идарәче компания директоры урынбасары Ирина Михайлова һәм «14 комплекс» Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Зинаида Гәрәева котладылар.

Мария Николаевна Башкортстан Республикасының Богдашкино авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында туган колхозында төрле эшләр башкаручы булып эшләгән. 1950 елда Мария Леденейкина кияүгә чыккан һәм Башкортстан Республикасының Пролей-Каша авылына күчеп килгән, анда пенсиягә чыкканчы колхозда төрле эшләр башкаручы булып эшләгән.

1983 елда ветеран даими яшәү урынына Яр Чаллыга күчеп килгән. Мария Николаевна 5 бала тәрбияләгән, 13 оныгы һәм 21 оныкчыгының уңышларына шатлана.

Сишәмбе, 30 июнь 2026, 10:02