Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 26 сентябрь 2026 / рус тат / обычная версия

Автозавод районында ишегалды мини-футболы буенча ярышларның сайлап алу туры тәмамланды. 19 нчы мәктәп мәйданчыгында төрле белем бирү учреждениеләреннән командалар финалда уйнау һәм район хакимияте башлыгы кубогын яулау хокукы өчен очраштылар.

Катнашучылар туп белән идарә итүнең югары осталыгын һәм чын команда рухын күрсәттеләр. Барлык командалар «Славица» туңдырма фабрикасыннан татлы призлар алдылар. Сайлап алу турлары нәтиҗәләре буенча финалга 19, 42, 51 һәм 77 нче мәктәпләр укучылары чыктылар. Хәлиткеч очрашу 9 июль көнне 62 нче Белем бирү үзәгендә узачак.  

Ярышлар сәламәт тормыш рәвешен популярлаштыруга һәм Россиядә массакүләм физик культураны үстерүгә юнәлдерелгән «Россия спорты» дәүләт программасы ярдәмендә үткәрелә.

Сишәмбе, 30 июнь 2026, 11:00