Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина махсус хәрби операция каһарманнарына зур күләмле гуманитар йөк тапшырды. Традиция буенча ярдәм алучылар арасында автогигант кураторлыгындагы шефлык полклар – 430, 1232 һәм 1233 нче полклар, шулай ук Херсон өлкәсе Хәрби комендатурасы.

Колонна составына броньлы кабиналы дүрт КАМАЗ йөк машинасы, дүрт йөк автомобиле, тәгәрмәчләр һәм 150дән артык запас частьләр керде. Шулай ук хәрбиләргә резин тасма, ягулык һәм су өчен кублар, яшеренү челтәрләре, милли ризыклар – чәкчәк һәм казылык, шәхси посылкалар тапшырылды. Гомуми авырлык якынча 150 тонна, суммасы 130 млн сум чамасы тәшкил итте.

Когогина сүзләренә караганда, йөкләр кирәк кадәр формалаштырылачак һәм тапшырылачак, чөнки сугышчылар көн саен Ватанны саклау өчен үз гомерләрен куркыныч астына куялар.
Махсус операция башланганнан бирле «Бердәм Россия» партиясе «Халык фронты» һәм Татарстан эшмәкәрләре белән берлектә даими рәвештә сугыш хәрәкәтләре зонасына һәм чик буе төбәкләренә ярдәм тапшыруны оештыра.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 30 июнь 2026, 11:00



