Бүген Эчке эшләр идарәсе актлар залында Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләрен котладылар. Җыелучыларга котлау сүзләре белән мэр Наил Мәһдиев һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Айрат Ханбиков мөрәҗәгать иттеләр. Наил Мәһдиев хезмәткәрләрне юбилей белән котлады, аерым рәвештә ЮХИДИ ветераннарының өлешен билгеләп үтте:
«Яр Чаллы Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе Татарстан Республикасында алдынгы урыннарны били, һәм бу нәтиҗәләр белән без горурланабыз. Бу безнең ветераннарның хезмәте, алар төпле нигез салдылар, коллектив барлыкка килсен өчен барысын да эшләделәр. Бирегә бөтен Советлар Союзыннан – үз теле, гадәтләре, мәдәнияте, йолалары белән – кешеләр җыелдылар. Шәһәрдә, автомобиль хәрәкәте һәм пассажирлар йөртү өлкәсендә идеаль, өлге тәртип булсын өчен барысын да эшләргә кирәк иде. Ветераннар моны башкардылар.
Шәһәрнең Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең хәзерге хезмәткәрләренә, аның башлыгы Радий Закир улы Кадиковка хезмәтләре өчен рәхмәт. Барлык авырлыкларга карамастан, аның коллективы эшли, хезмәт итә, тырыша, һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Теләсә нинди һава торышында сез Ватанга, шәһәргә хезмәт итәсез!».

Эчке эшләр идарәсе башлыгы Айрат Ханбиков мэрга һәм шәһәр хакимиятенә битараф булмавы һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләренә ныклы игътибар иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул шәһәр хакимияте тарафыннан һәръяклы ярдәмне билгеләп үтте һәм хезмәт состав турында кайгыртулары, ведомство эшенә булышлыклары өчен рәхмәт әйтте.
Бүләкләү тантанасы берничә блокка бүленде. Мэрның мактау грамотасын теркәү-имтихан бүлеге башлыгы урынбасары Рөстәм Шәфигуллин алды. Мэрның рәхмәтен түбәндәгеләр алдылар: аерым юл-патруль хезмәте ротасы командиры Илнур Камалтдинов, аерым юл-патруль хезмәте ротасы командиры урынбасары Эдуард Федоров, юл-патруль хезмәте бүлегенең өлкән инспекторы Рамил Мөбәрәкшин, административ законнарны үтәү төркеме инспекторы Раушания Зайниева.

Башкарма комитет җитәкчесенең рәхмәте түбәндәге хезмәткәрләргә тапшырылды: өлкән дәүләт инспекторы Антон Мулендеев, юл-патруль хезмәте өлкән инспекторы Искәндәр Миргалимов, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау бүлеге башлыгы Нәфис Зарипов, юл-патруль хезмәте инспекторы Морад Рахмонов. Эчке эшләр идарәсе һәм Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчелеге тарафыннан бүләкләнәүгә хәзерге хезмәткәрләр һәм инспекция ветераннары да лаек булдылар.

Наил Мәһдиев кеше коткарганы өчен аерым рәхмәтен юл-патруль хезмәте өлкән инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Алексей Сабировка белдерде. Вакыйга Эчке эшләр идарәсе бинасы янында дежурлык алыштыру вакытына туры килгән. Юл-патруль хезмәте экипажы торак йорт ягыннан каты шартлау ишеткән һәм төтен исе сизгән. Махсус сигналлар кабызып, полиция хезмәткәрләре шунда ук һәлакәт урынына юлланганнар.

Адрес буенча килеп, Алексей Сабиров иптәшләренә коткаручылар һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бригадасын чакыруны оештырырга кушкан, үзе шартлау булган фатирга менгән. Батырлык һәм тәвәккәллек күрсәтеп, өлкән лейтенант ишелгән диварлардан үзенә юл салып, хуҗабикәне күтәреп алып чыккан һәм калган йортта торучыларның куркынычсыз эвакуациясен тәэмин иткән. Мэр полиция хезмәткәренең һөнәрилеген, батырлыгын һәм оператив гамәлләрен югары бәяләгән. Наил Мәһдиев Алексей Сабировка бүләккә тәкъдим итү турында үтенеч юллавын хәбәр иткән.

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе 1936 елның 3 июлендә оештырылган. Яр Чаллыда Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең беренче бүлеге 1976 елда Эчке эшләр идарәсе төзелгәндә барлыкка килгән. Бүгенге көндә урындагы ЮХИДИ аерым юл-патруль хезмәте ротасын, теркәү-имтихан бүлеген һәм башка подразделениеләрне үз эченә ала. Хезмәткәрләр юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәләр, юлларны һәм светофор объектларын күзәтәләр, урланган транспорт чараларын эзләү алып баралар һәм гражданнарга актив ярдәм итәләр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 1 июль 2026, 16:40



