Башкарма комитетта Татарстан Республикасының Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Региональ компетенцияләр үзәге вәкиле Марат Махмутовның шәһәр икътисадының реаль секторы предприятиеләре белән очрашуы узды. Предприятиеләргә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты кысаларында күздә тотылган дәүләт ярдәме чарасы турында сөйләделәр.
Федераль проект кысаларында предприятиеләр бушлай рәвештә эксперт ярдәмен файдалана алалар: белгечләр җитештерү югалтуларын ачыкларга һәм бетерүгә, шулай ук файдалы җитештерү өлкәсендә инструментлар һәм компетенцияләр үзләштерергә ярдәм итәләр. Проект чараларын гамәлгә ашыруның уртача икътисади эффекты предприятиеләр тарафыннан 18 млн сумга бәяләнә.
Әйтеп үтәргә кирәк, федераль проект катнашучылары өчен барлык чаралар тулысынча бушлай гамәлгә ашырыла.
Искәртеп узабыз, 2025 елдан федераль проект «Эффективлы һәм конкурентлы икътисад» милли проекты структурасына керә һәм 2018-2024 елларда гамәлгә ашырылган «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проектының хокук варисы һәм логик дәвамы булып тора.
Шәһәр предприятиеләре федераль проектның актив катнашучылары булып, Татарстан Республикасы буенча гомуми катнашучылар санының 22% якынын тәшкил итә.
2018 елдан 85 Яр Чаллы компаниясе файдалы җитештерү инструментларын кертү исәбенә эшчәнлек нәтиҗәлелеген арттыру өстендә эшли. Шуларның 9 предприятиесе 2026 елда федераль проектка кергән һәм үзләренең җитештерүчәнлеген арттыру, югалтуларны бетерү буенча чараларны инде гамәлгә ашыра.
Исегезгә төшерәбез, федераль проектта катнашу өчен производительность.рф ИТ-порталында гариза тапшырырга кирәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 1 июль 2026, 10:07



