Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Утырып волейбол уйнау – терәк-хәрәкәт аппараты зыян күргән спортчылар өчен волейбол төре, паралимпия спорты, аны махсус хәрби операциядә катнашучы чаллылылар өйрәнә башлады. Алар атнасына өч тапкыр 11 нче спорт мәктәбендә шөгыльләнә. Тренер Илгиз Әхмәтшин сөйләвенчә, беренче шөгыльләр быел апрельдә башланган, ә майда «Феникс» дип аталгана җыелма командасы Казандагы ярышларга барган, анда алты команда арасында икенче урынны яулаган. Нәтиҗәләр буенча берничә кеше Татарстан Республикасы җыелма командасына кергән.

«Львиное сердце» инвалид-спортчыларны хуплау фонды Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көнендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга волейбол формасы тапшырган. Фонд президенты Эльвира Ивлева билгеләп үткәнчә, ире Евгений Ивлев белән бергә алар инвалид-спортчыларны хуплауның махсус «Львиное сердце» фондын булдырырга булганнар.

«Без мөмкинлекләре чикләнгән командаларны хуплаячакбыз: өлкәннәрне дә, балаларны да, шулай ук авыр хәлләргә эләккән балаларны да. Без киемне яхшы тегәбез, ләкин әлеге спорт командасын барысы белән дә бер үзебез генә тәэмин итә алмыйбыз. Бу командаларга киемнән тыш, инвентарь, спорт мәйданчыклары һәм башка күп нәрсәләр кирәк, шуңа күрә без башка оешмалардан ярдәм сорыйбыз», – дип сөйләде Эльвира Ивлева.

Евгений Ивлев тренерга спорт киеме комплектын тапшырган. Бу 13 комплект волейбол формасы.

Әйтеп үтәргә кирәк, Яр Чаллыда махсус хәрби операциядә катнашучыларны хуплауга зур игътибар бирелә, чараларда шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәхсән катнаша. Бу хакта чарада мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова сөйләде, ул «Ивлев Прайд» хуҗасы Евгений Ивлевка команданы хуплаганы өчен рәхмәтен белдерде:

«Команда үзе өчен бик төгәл исем сайлаган – “Феникс”, ул яңадан туганны символлаштыра. Без сезнең рух көчегезгә карап, зур горурлык һәм хөрмәт хисләре тоябыз. Үзегезне спортта табып, сез иң мөһим эшне башкарасыз – үсүче буын өчен әхлакый ориентир һәм үрнәк буласыз.

Нәкъ менә сезнең ярдәмегез белән Яр Чаллыда яңа спорт юнәлеше – утырып волейбол уйнау туа. Шәһәрдә инде коляскалы баскетбол үсә, һәм без бу спортчыларның нинди сыгылмас ихтыярлы булуын бик яхшы беләбез. Сез – чын геройлар, һәм сезнең турында, сезнең көч һәм максатчанлыгыгыз турында җәмгыятькә сөйләргә кирәк. Үрнәгегез өчен рәхмәт!». 

Рәхмәт сүзләре Евгений Ивлевка «Шәһәрнең махсус хәрби операция ветераннары советы» ассоциациясе рәисе, Шәһәр Советы депутаты, полковник Шамил Аюпов тарафыннан әйтелде. Ул эшмәкәргә «Шәһәрнең махсус хәрби операция ветераннары советы»ның рәхмәт хатын тапшырды.

«Тренерга мондый кыска вакытта шулкадәр көчле команда әзерләгәне өчен зур рәхмәт. Сез махсус хәрби операция зонасында Ватан мәнфәгатьләрен батырларча саклап кына калмадыгыз, ә биредә дә дәртегезне югалтмыйча, җиңдегез. Афәрин, сезгә зур рәхмәт!», — дип ассызыклады ул.

Искәртеп узабыз, 11 нче спорт мәктәбе узган ел капиталь ремонтланган иде. Тренер билгеләп үткәнчә, якын арада махсус хәрби операциядә катнашучыларны волейбол секциясенә җыю башланачак.

Чәршәмбе, 1 июль 2026, 16:40