59 нчы «Адымнар – Чаллы» полилингваль гимназиясендә Наил Мәһдиев 2026 елда бердәм дәүләт имтиханы йомгаклары буенча максималь 100 балл җыйган мәктәп тәмамлаучылары белән тантаналы очрашу үткәрде. Шәһәр мэры аларны зур уңышлары белән котлады, аларның уңышлары – шәһәр горурлыгы һәм укытучыларның бик яхшы эшенең раславы икәнен ассызыклады.

«Традиция буенча без уку чемпионнарыбызны зурлау өчен җыелдык. Яр Чаллы быел юбилей даталарны билгеләп үтә: шәһәр нигезләнүенең 400 еллыгы һәм КАМАЗның беренче йөк автомобиле чыгарылуга 50 ел тулу. Мәктәп тәмамлаучылар әлеге юбилей елында югары нәтиҗәләргә ирешә алдылар. Без укучыларыбыз күрсәткән нәтиҗәләргә шатланабыз: узган ел шәһәрдә 36 йөз балллык һәм бер ике йөз балллык нәтиҗә теркәлгән иде. Быел 59 мәктәп тәмамлаучы 64 100 баллык нәтиҗә күрсәткәннәр – берьюлы ике предметтан 100 балл җыйганнар бишәү.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Яр Чаллы мәгариф системасы – Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасында иң яхшыларның берсе икәнен билгеләп үтте. Саннар моны дәлилли. Безнең балалар, педагоглар һәм ата-аналар бу мөһим имтиханны югары нәтиҗәгә тапшыру өчен барысын да эшләделәр. Мин бүген хөрмәтле укытучыларыбызга рәхмәт җиткерәм», – дип мөрәҗәгать итте Наил Мәһдиев мәктәп тәмамлаучыларга. Зал бу сүзләрне педагоглар хөрмәтенә озак алкышлар белән каршы алды.

Шәһәр мэры бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган балаларга лаеклы бүләкләр, акчалата премия алу сертификатларын тапшырды. Укучыларның югары нәтиҗәләре артында укытучыларның зур хезмәте тора, аларны да бүләкләр белән билгеләп үттеләр. Ике йөз балллык нәтиҗәләр өчен түбәндәгеләр билгеләнделәр: 1 нче мәктәп тәмамлаучысы Камил Сабиров – ул математика һәм информатикадан 100шәр балл җыйды; 36 нчы гимназия тәмамлаучысы Вадим Әхмәтвәлиев математика һәм инглиз теленнән 100шәр балл җыйды; 77 нче гимназия тәмамлаучысы Алла Богатова рус теле һәм әдәбияттан 100шәр балл; 78 нче лицей тәмамлаучысы Камил Хәлимуллин математика һәм физикадан 100шәр балл алды; 79 нчы лицей тәмамлаучысы Самат Хәбибуллин математика һәм физикадан 100шәр баллга ия булды.

26 нчы гимназиядә 15 укучы имтиханны иң югары нәтиҗәгә тапшырды: тәмамлаучылар Диләрә Бәдретдинова, Азат Вәлиуллин, Александр Давлетов, Екатерина Давыдова, Карим Марданов, Иван Миронов, Пётр Скрябин, Данияр Ханов һәм Любляна Кузнецова математикадан 100шәр балл җыйдылар. Аларны укытучылар Любовь Баева һәм Лидия Краснова әзерләгән. Гимназия тәмамлаучылары Рәзидә Таһирова һәм Салават Хәйрулин физикадан 100шәр балл җыйды; Виталина Валеева биологиядан 100 балл туплады; Есения Гафарова – химиядән; Лианэль Карамова – рус әдәбиятыннан имтиханны лаеклы тапшырды.

19 нчы мәктәптә – 5 иң югары нәтиҗә: Аделия Нуршаяхова һәм Лилиана Шәйхетдинова химиядән 100шәр балл җыйды; Артём Будкин биологиядан 100 балл туплады; Ильяс Сабиров – рус теленнән; Андрей Яковцев – математикадан. 41 нче мәктәп тәмамлаучылары Гөлназ Әхәтова һәм Диана Васильева рус әдәбиятыннан 100шәр балл алды; Адел Садыйков – математикадан. 76 нчы гимназиядә 4 иң югары нәтиҗә: Даниил Задворнов тарихтан имтиханнны 100 баллга тапшырды; Диана Хәертдинова – химиядән; Валентина Смирнова – рус теленнән; Анастасия Шостак – рус әдәбиятыннан.

78 нче лицей тәмамлаучысы Дамир Гыйльманов информатикадан 100 балл туплады; 36 нчы лицей вәкиле Арина Лапаева – рус теленнән; 77 нче гимназиядән Динар Талипов – рус теленнән; 79 нчы лицейдан Вадим Тимофеев – химиядән югары нәтиҗә күрсәттеләр. 28 нче мәктәп тәмамлаучылары Наил Әхмәтҗанов һәм Артур Мөхетдинов информатикадан һәм математикадан 100 балл җыйды. 32 нче мәктәп – 2 иң югары нәтиҗә күрсәтте: Азалия Әхмәтшина математикадан 100 балл алды; Самат Миңгазов информатикадан 100 балл җыйды. Россия Герое Сергей Чебнёв исемендәге 56 нчы мәктәп – 2 иң югары нәтиҗә күрсәтте: Дамир Дәүләтгәрәев физикадан 100 балл; Кәрим Зыязетдинов – математикадан шул ук баллга имтиханны тапшырды.

Берешәр йөз балллык нәтиҗәне 14 тәмамлаучы күрсәтте. Мария Керимова (7 нче мәктәп) һәм Риана Мөхәмәдиева (37 нче мәктәп) әдәбияттан югары балл җыйды, Алия Гобәева (12 нче мәктәп) – биологиядан. Информатикадан иң югары баллларны Әмин Арсланов (14 нче гимназия), Артём Убейкин (55 нче мәктәп) һәм Анатолий Васильев (61 нче гимназия) алды. Физикадан 100 баллга Илья Киреев (21 нче мәктәп) һәм Георгий Бородин (35 нче мәктәп) тапшырды. Математикадан яхшы нәтиҗәләрне Эдуард Захаров (30 нчы мәктәп) һәм Данил Гыйлаев (59 нчы гимназия) күрсәтте. Рус телен имтиханны хатасыз Эльвина Иванова (42 нче лицей) һәм Ани Авдалян (53 нче мәктәп) яздылар. Химиядән югары баллга Раил Мәрдеев (54 нче гимназия) һәм Эльман Хузин (84 нче лицей) тапшырды.

Очрашу җылы һәм дустанә атмосферада узды. Кичәнге укучылар үзләренең югары уку йортларына керү планнары һәм имтиханнарны уңышлы тапшыру серләре белән уртаклаштылар. Шәһәр мэры балаларга мавыклы студент тормышы һәм барлык куелган максатларга ирешүләрен теләде.
Барлык фотоларны ВК «Яр Чаллы шәһәре хакимияте» төркемендә таба аласыз.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 2 июль 2026, 11:30



