Региональ атналык кысаларында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина Фикрәт Табиев исемендәге яр буен төзекләндерү барышы белән танышты. «Партия десанты» составына шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Илдар Шамилов һәм Владимир Чагин, Шәһәр Советы депутатлары Кирилл Пузырьков, Ирина Нургатина, Евгений Михайлов, Артем Капустин һәм Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин керделәр.

«Россия милли проектлары – кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен системалы дәүләт чишелеше. Шуңа күрә аларны гамәлгә ашыруны даими парламент күзәтүендә тотабыз. Яр буеның дүртенче чиратын төзекләндерү “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проекты кысаларында алып барыла. Һәр этап белән яр буе чаллылылар һәм шәһәр кунаклары өчен тагын да тартымлырак күренә. Монда матур күренешләр ачыла һәм һәрвакыт гаиләләре һәм дуслары белән вакыт үткәрүчеләр күп», – дип аңлатма бирде Когогина.

Объектта эшләрне оператив башкару бүгенге көндә 45% тәшкил итә. Асфальт япмасы һәм тышкы яктырту буенча эшләр тәмамланган, автомат су сибүне булдыру, павильон төзү, видеокүзәтү урнаштыру дәвам итә.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 2 июль 2026, 09:21



