Сәгать 16:00дан Чулман проспектыннан шәһәр мәйданына кадәр «Яшьләр кварталы»ның 20дән артык интерактив мәйданчыгы эшли башлады. Шәһәр халкы һәм кунаклары күңел ачу, спорт һәм профориентация зоналарын узалар.

Интерактив мәйданчыклар эше белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутатлары Әлфия Когогина һәм Михаил Киселёв, Росмолодёжь Федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Денис Аширов һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров танышалар.
Бәйрәмнең төп артефакты булып 2026 елда Россия Федерациясендә Яшьләр көне һәм яшьләр манифестының бердәм символы «Ут-ат» булды.

Быелгы яңалык – киберпространство зонасы. Монда лазертаг һәм Counter-Strike буенча фиджитал-турнир уза, ул полигондагы сугышу сценарийларын һәм виртуаль ярышларны берләштерә. Шулай ук кунакларны киберфутбол мәйданчыгы каршы ала.
Актив ял сөючеләр БМХ, скейт һәм самокат буенча ярышлар белән экстремаль спорт төрләре фестивален бәялиләр. Катнашучыларны күркәм чыгышлар, иҗади һәм спорт сынаулары, оештыручылардан призлар көтә.
Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакрьлеге елы кысаларында патриотик мәйданчыклар эшли: «Геройлар белән диалоглар» һәм гуманитар ярдәм җыю пункты. Халыкка очкычсыз очу аппаратлары симуляторларын сынап карарга тәкъдим итәләр.

Профориентация юнәлеше шәһәр предприятиеләренең «Чаллыда эшлә» акциясендә тәкъдим ителгән. Мастер-классларда үзеңне маляр, кирпеч салучы ролендә сынап карарга, көнкүреш техникасын җыярга яки VR-күзлекләрдә заводлар буйлап экскурсия ясарга мөмкин.
Яшьләр өчен Россия студент отрядлары эшчәнлек юнәлешләре буенча «Отрядлар стилендә» квесты оештырылган.
Мәктәп укучылары өчен «Алдынгылар Кубогы 2026» һәм «Барсик-квест» квест-уеннарын, ә «Родные и любимые» шатрында ата-аналар балалары белән бергә кул эшләре ясыйлар. Проспект буйлап милли бизәк белән һәм яшьләргә, Яр Чаллының 400 еллыгына багышланган багышланган фотозоналар эшли.


Традиция буенча «Автозвук» мәйданчыгы (төрле шәһәрләрдән 30дан артык катнашучы) һәм «Ночные волки», «Топ карс НЧ», «Маск кар», «Покатушка 4 на 4», ретро-клуб һәм Наиком Техногороды катнашындагы автомототехника күргәзмәсе зур кызыксыну уята. Кунаклар «КАМАЗ» модель рәте автомобильләре белән фотога төшәләр. Моннан тыш, «Ночные волки» байкерлары үсмерләр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм беренче ярдәм кагыйдәләрен кабатлау белән «Курс на безопасность» профилактик мәйданчыгын уздыралар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 3 июль 2026, 16:34



