«Россиянең яшь эшмәкәре» Бөтенроссия премиясе гаризалар кабул итүне башлады – катнашучылар бизнесларын үстерү өчен бер миллион сумга кадәр акчалата грант һәм федераль ярдәм алырга мөмкин.
Теркәлү 16-35 яшьлек эшмәкәрләр өчен алып барыла: шәхси эшмәкәрләр, компанияләр җитәкчеләре һәм оештыручылары, шулай ук үзмәшгульләр. Гаризаны үзегез өчен дә, башка эшмәкәр өчен дә бирергә мөмкин.
Быел оештыручылар 10 номинация әзерләгән – җитештерү һәм агробизнестан алып креатив индустрияләргә, фәнгә, технологияләргә һәм кунакчыллык индустриясенә кадәр. Яңалык булып үзмәшгульләр өчен булдырылган «Один в деле» категориясе.
Финалистлар һәм җиңүчеләр 1 000 000 сумга кадәр акчалата грант кына түгел, ә партнерлардан ярдәм, проектны медиада алга этәрү, илнең иң эре эшлекле чараларында катнашу, шулай ук Россиянең яшь эшмәкәрләре ТОПына керү мөмкинлеген алалар.
Гаризалар кабул итү 2026 елның 31 августына кадәр дәвам итә. Гаризаны премиянең рәсми сайтында биреп була.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 7 июль 2026, 09:00



