Быел Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү шәһәребезнең барлык районнарын колачлады. Тантаналы чаралар, концертлар һәм гаилә парларын зурлау шәһәрнең берничә мәйданчыгында узды.
Комсомол районында бәйрәм «Энергетик» мәдәният сарае мәйданында узды. Җыелучыларга котлау сүзе белән район хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, шәһәрнең мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева мөрәҗәгать иттеләр.
Программаның төп өлеше булып Гаяновлар гаиләсен бүләкләү булды. Быел гаилә алтын юбилеен – 50 ел уртак тормышны билгеләп үттеләр. 2024 елда алар пенсионерлар арасында «Ныклы гаилә» республика конкурсында җиңүчеләр булдылар.


Бәйрәм кунаклары өчен «Энергетик» мәдәният сарае артистлары чыгыш ясады.

Үзәк районында Энтузиастлар бульварында «Моя семья – моё счастье» бәйрәм концерты узды. Оештыручылар - «Кызыл Тау» мәдәният үзәге һәм «Шатлык» яшьләр үзәге.
Кунакларны һәм катнашучыларны Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин һәм Шәһәр Советы депутаты Евгений Михайлов сәламләде. Чара барышында Газизовлар, Малькановлар, Сабировлар, Бадыгиннар, Исаевлар һәм Фәрхетдиновлар гаиләләре бүләкләнде.

Шулай ук «Иң җылы кадр» фотоконкурсы йомгаклары чыгарылды. Район халкы һәм кунаклары өчен тематик фотозона, мастер-класслар, асфальтта рәсем ясау конкурсы, картиналар галереясе һәм 13 нче балалар сәнгать мәктәбе күргәзмәләре эшләде. Хакимият хезмәткәрләре «Подари ромашку на счастье» акциясенә кушылдылар, чаллылыларга бәйрәмнең төп символы булган стикерлар тапшырылды.

Бәйрәм атмосферасын «Кызыл Тау» мәдәният үзәге һәм «Шатлык» яшьләр үзәге артистлары тудырды.

Автозавод районында тантаналар берьюлы ике мәйданчыкта узды.
Җиңү паркында «Ромашковая Русь» чарасы узды. Кунакларны район хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин, Шәһәр Советы депутатлары Виталий Агапов һәм Владислав Гаврилов, шулай ук Яр Чаллы Рус җәмгыяте рәисе Анатолий Рәбьев котладылар. Җылы һәм күңелле атмосфераны шәһәр халкына «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре бүләк итте.



Боровецкий бульварында бәйрәмне Автозавод районы хакимияте ярдәмендә «Орион» яшьләр үзәге оештырды. Биредә күңелле конкурслар, викториналар, уеннар һәм мастер-класслар оештырылды. Иң актив катнашучылар татлы призлар белән бүләкләнде.


При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 9 июль 2026, 09:05



