Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боерыгы белән Яр Чаллы муниципаль берәмлеге буенча Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе башлыгы вазыйфасына Игорь Михайлович Руцкий билгеләнде.

Наил Мәһдиев Игорь Руцкийның һөнәри һәм җитәкчелек тәҗрибәсе булуын билгеләп үтте: «Дәүләт янгын саклау органнарында эшләгән, КАМАЗның бер подразделеясендә гражданнар саклануы һәм гадәттән тыш хәлләр штабы башлыгы булган. Билгеләнгән юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк. Бу саклау корылмалары халәтенә, шулай ук шәһәребез халкын өйрәтү һәм хәбәрдар итү мәсьәләләренә кагыла. Махсус хәрби операция бара, без республикабыз территориясендә нинди вакыйгалар булуын күрәбез. Бурычлар бик җитди, ләкин без аларны бергәләп, әлбәттә, хәл итәчәкбез».
Игорь Руцкий 1964 елның 2 июнендә Мурманск өлкәсендә туган. Өч югары белемгә ия, инженер-физик-җылылык энергетигы, техник («Янгын куркынычсызлыгы»), юрист белгечлекләре бар. 20 ел дәвамында хокук саклау органнарында җитәкче вазыйфаларында эшләгән. Вазыйфага билгеләнгәнче «КАМАЗ» ААҖның Гадәттән тыш хәлләр штабы башлыгы булып эшләгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 13 июль 2026, 09:15



