Шәһәрдә төп шәһәр магистральләренең берсе – Муса Җәлил проспектын капиталь ремонтлау буенча масштаблы проектны гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу эшләрнең чираттагы этабы булып Мәләкәс елгасы аша Үзәк күпердә юл япмасын ремонтлау планлаштырылган.
Иртәгә, 14 июльдән, подряд оешмасы күперне ремонтлауга керешә. Эшләр эзлекле рәвештә башкарылачак: ремонт өчен беренче чиратта Сидоровка поселогы юнәлешендәге бер хәрәкәт полосы ябылачак.
Җитештерү кирәклеге белән бәйле рәвештә бу участокта автомобиль транспорты өчен өлешчә чикләү кертеләчәк.
Вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм сәяхәтләрне планлаштырганда бу мәгълүматны исәпкә алуыгыз сорала.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 13 июль 2026, 11:47



