14 июльдә Россия Банкы Яр Чаллының 400 еллыгына һәм КАМАЗ автогиганты конвейерынан беренче йөк машинасы чыкканга 50 ел тулуга багышланган 3 сум номиналлы истәлекле көмеш тәңкәне әйләнешкә чыгара. Яңа тәңкә «Шәһәрләр» сериясендә чыгарыла. Тәңкә 925-нче пробадагы көмештән ясалган. Аның тиражы нибары 3 мең данә тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия Банкы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тәңкәдә Яр Чаллы гербының, шәһәр хакимияте һәм бизнес-үзәк биналарының, шулай ук шәһәр пейзажы фонында КАМАЗ автомобиле рәсемнәре урнаштырылган, алар лазер матировкалау техникасында башкарылган. Биредә шулай ук «НАБЕРЕЖНЫЕ ЧЕЛНЫ» һәм «400 ЛЕТ» язулары уеп язылган.Тәңкәнең икенче ягында традиция буенча РФ Дәүләт гербы, номинал, чыгарылыш елы «2026 г.», шулай ук металлның техник параметрлары һәм Санкт-Петербург тәңкә сараеның товар билгесе төшерелгән.
«Яр Чаллы шәһәре – Татарстан сәнәгатенең йөрәге. Аның исеме белән КАМАЗ автомобиль гигантының тарихы бәйле, конвейерыннан нәкъ 50 ел элек беренче йөк машинасы төшкән. Завод шәһәрнең икътисадын гына билгеләмәде – ул күп хезмәт династияләренең Ватаны булды», – дип ассызыкладылар Үзәк банк матбугат хезмәтендә.

Чыгарылган тәңкә Россия Федерациясе территориясендә акчалата түләүнең законлы чарасы булып тора һәм барлык түләү төрләренә номинал буенча чикләүләрсез кабул ителергә тиеш. Истәлекле данәне «Гознак» ААҖда һәм вәкаләтле банк-партнерлардан сатып алырга мөмкин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 13 июль 2026, 11:00



