Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 15 июль 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренең торак хокукларын өстәмә саклаучы закон проектларын беренче укуда кабул итте. Инициатива һәлак булган хәрби хәзмәткәрләрнең туганнары үтенечләре буенча эшләнгән һәм әһәмиятле хокукый бушлыкларны бетерүгә чакырылган. Сүз ятим балалардан булган сугышчы гаилә әгъзаларының, шулай ук социаль прокат договоры төзегән һәм торак шартларын яхшырту өчен исәптә торган хәрби хезмәткәр гаилә әгъзаларының торак алу хокукларын торгызу турында бара.

Беренче закон проекты хәрби бурычын үтәгәндә (шул исәптән махсус хәрби операция барышында) һәлак булганнарның ятим балалардан һәм ата-ана карамагыннан мәхрүм калганнардан торган гаилә әгъзаларын, шулай ук бу категориягә караган һәм 23 яшькә җиткәннәрне торак белән тәэмин итүнең хокукый гарантияләрен камилләштерә. Һәлак булганнарның (яралану, травма, авырулар нәтиҗәсендә үлгәннәрнең яки хәбәрсез югалганнарның) ятим балалардан һәм ата-ана карамагыннан мәхрүм калганнардан торган, шулай ук бу категориягә караган, 23 яшькә җиткән, кабат никахка кермәгән һәм уртак балалары булган толларына (тол ирләренә) уңайлы торакны милеккә сатып алу өчен чираттан тыш түләү яки ипотека кредитын тулысынча түләү хокукы бирелә. Бу хәрби хезмәткә чакыру яки мобилизация буенча алынган, контракт буенча хезмәт иткән, ирекле формированиеләрдә булган һәм РФ Кораллы Көчләренә ирекле ярдәм күрсәтү турында контракт төзегән затларга кагыла.

Икенче закон проекты белән махсус хәрби операция барышында бурычларны үтәгәндә һәм (яки) РФ территориясенә кораллы бәреп керүне кире кайтару буенча бурычларны үтәгәндә, РФ Дәүләт чигендәге кораллы провокация вакытында һәм махсус хәрби операция районнарына терәлеп торган РФ субъектлары территорияләрендә һәлак булган (үлгән) затның гаилә әгъзалары, әгәр торак алу хокукын бирүче нигезләрне югалтуга китерүче очраклар әлеге затның һәлак булуы (үлүе) аркасында килеп чыкса, торак бүлмәләренә мохтаҗлар исәбеннән төшереп калдырыла алмый. Социаль прокат договоры буенча бирелә торган торак бүлмәсенең гомуми мәйданын билгеләгәндә, әгәр аның гаилә әгъзалары әлеге очраклар килеп чыккан моментта торак бүлмәләренә мохтаҗлар исәбендә торган булсалар, мондый затның һәлак булуы (үлүе) аркасында аның күләмен киметү юл куелмый.

Сишәмбе, 14 июль 2026, 10:00