Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераннарын зурлау дәвам итә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 95 яшьлек юбилее белән Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Әнисә Галиулла кызы Баһаветдинова һәм 96 яшьлек туган көне белән Минсәймә Хәсән кызы Мирзагасманова котлаулар кабул иттеләр.
Ветераннарны Үзәк районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльмира Гыйльметдинова һәм Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Владимир Ртищев котладылар.
Әнисә Галиулла кызы Сарман районы Димитарлау авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылы колхозында эшләгән. 1949 елда Владимир өлкәсенең Вязники шәһәрендә йон эрләү фабрикасында эшләгән. 1951 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга даими яшәү урынына күчеп килгән, биредә лаеклы ялга чыкканчы мебель фабрикасында эшләгән.
Әнисә Галиулла кызы 4 бала тәрбияләгән, 7 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар.
.jpg)
Минсәймә Хәсән кызы Ширәмәт районы Шәңгәлче авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылы колхозында эшләгән. 1955 елда Пермь шәһәренә күчеп киткән, анда егерме ел дәвамында химия заводында эшләгән. Тагын ун елны бәйләү ательесында эшләүгә багышлаган. 1992 елда Яр Чаллыга даими яшәү урынына күчеп килгән.
Минсәймә Хәсән кызы 1 кыз тәрбияләгән, 1 оныгы һәм 1 оныкчыгы бар.

Ветераннарны зурлау һәм өлкән буынга игътибар – «Гаилә» милли проекты кыйммәтләренең аерылгысыз өлеше, чөнки ныклы ил туганнарың һәм якыннарың турында кайгыртудан башлана.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 15 июль 2026, 10:40



