Омск шәһәрендә XXVI Федераль Сабан туе уза, анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко катнаштылар. Кунаклар гореф-гадәтләр белән таныштылар, мастер-классларда катнаштылар, көрәш буенча ярышларны һәм концерт программасын теләп карадылар. 
Бәйрәмнең абсолют батыры булып Яр Чаллы егете Радик Сәлахов танылды. Рөстәм Миңнеханов җиңүчегә төп приз — «Лада Гранта» автомобилен тапшырды.
Җиңүче Зәй районыннан, «Витязь» Яр Чаллы олимпия резервы спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе. Ул Яр Чаллы җылылык челтәрләрендә диспетчерлык хезмәтендә җылылык челтәрләренә хезмәт күрсәтү буенча 4 разрядлы слесарь булып эшли.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 18 июль 2026, 18:00



