2026 елның 1 нче яртыеллыгында Яр Чаллыда яңа туган балалар арасында иң популяр исемнәр — Амелия һәм Әмир. Кызлар исемнәре арасында иң еш очрый торган бишлеккә София, Айлин, Әминә, Эмилия керде, малайлар исемнәре арасында — Марк, Мирон, Тимур, Михаил.

Сирек очрый торган ир-ат исемнәре арасында Сократ, Натаниэль, Мелис, Каземир, Янислав очрый, хатын-кыз исемнәре арасында: Атлантия, Мерилин, Микелла, Цветана, Забава, Джоанна.

Аерым кызыксынуны ата-аналар балаларына сайлаган кушма исемнәр уята. Кыз балаларга: Айла София, Амина-Севиль, Одетт Кристин. Ир-ат балаларга: Мөхәммәд Амин, Мөхәммәд Умар, Турпал-Али, Эркан-Омер, Ясир-Абдурраззак исемнәре кушылган.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 20 июль 2026, 08:10



