Мэр шәһәр су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне контрольгә алуны хокук саклау һәм күзәтү органнарына көчәйтергә кушты. Бу мәсьәлә җылы һава торышы урнашу һәм ял итүчеләр санының артуы белән бәйле. Наил Мәһдиев оператив хезмәтләрнең көчәйтелгән режимда эшләвен, фаҗигаләргә юл куймау һәм теләсә нинди вакыйгаларга оператив җавап бирү кирәклеген билгеләп үтте.
«Су объектларыбызга аерым игътибар бирергә кирәк. Җылы һава торышы урнашкач кешеләр су янына тартылачак. Республикабызның һәм шәһәребезнең төп су артериясе күп санлы ял итүчеләрне җәлеп итә. Хокук саклау һәм күзәтү органнарыннан контрольне көчәйтергә сорыйм, бигрәк тә кичке вакытта һәм ял көннәрендә», – дип ассызыклады мэр.

Моннан тыш, Наил Мәһдиев торак-коммуналь хуҗалык объектларын һәм урам-юл челтәрен реконструкцияләү буенча эшләрне активлаштыру кирәклегенә игътибарны юнәлтте: агымдагы атнадагы уңай һава торышы фаразы яңгырлар аркасында килеп чыккан графиктан тайпылышны бетерүгә һәм салкыннарга сыйфатлы әзерләнергә мөмкинлек бирә.
«Яхшы һава торшы безгә урам-юл челтәрен ремонтлау буенча эшләрне тизләтергә мөмкинлек бирә. Бу мөһим мәсьәләгә мөнәсәбәте булганнарның барысыннан да эшне тиешле рәвештә оештыруларын сорыйм. Җылылык-су белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлау программасын үтәү белән бәйле мәсьәләләр бар. Бу суүткәргеч һәм канализация челтәрләрен ремонтлау белән бәйле инвестиция программасы. Ул бик күләмле һәм аңа зур финанс ресурслар сарыф ителә. Үткән атнада бу эшләр һава торышы шартлары аркасында тоткарланды, моңа игътибар итүегезне үтенәм. Июльдән соң август киләчәк, августтан соң сентябрь киләчәк, көз-кыш сезонына әзерлек мәсьәләләре бигрәк тә мөһим», – дип өстәде мэр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 20 июль 2026, 08:05



