26 июльдә 10:00 сәгатьтә «Ватан-ана» мемориалы янында Хәрби-диңгез флоты көненә багышланган тантаналы чара узачак. Бу көнне илнең диңгез чикләре сагында торучылар, диңгезчеләрнең гаилә әгъзалары, флот учреждениеләре хезмәткәрләре, диңгезчеләр – Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы Көчләр ветераннары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Чара программасында: мәртәбәле кунакларның чыгышлары һәм "мәңгелек ут"ка чәчәкләр салу планлаштырылган.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 20 июль 2026, 14:51



