Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 22 июль 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны һәм тыл хезмәтчәне Анна Дмитриевна Косарева үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу истәлекле көндә юбилярны Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин котлады. Ул Анна Дмитриевнага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиевтән котлаулар тапшырды.

Анна Дмитриевна – гаҗәеп язмышлы һәм зур рух көчле кеше. Ул Чаллы районы Шайтаново авылында күп балалы гаиләдә туган. Сугыш елларында колхозда эшләгән. 1946 елда сыер савучы булып эшләгән, аннары Боровецкий совхозына күчкән, анда 10 ел эшләгән.

Анна Дмитриевнаның тормышы – хезмәт сөючәнлек һәм гаиләгә тугрылык үрнәге. 1947 елда ветеран Николай Васильевичкә кияүгә чыккан. Бергәләп 3 бала тәрбияләп үстергәннәр.

Бүген аның төп горурлыгы – 6 онык, 10 оныкчык. Лаеклы ялга чыкканчы ул «Кызыл Октябрь» колхозында күп еллар эшләгән.

Ил үсешенә керткән өлеше өчен «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале һәм күпсанлы юбилей бүләкләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 20 июль 2026, 16:42