Шәһәр Советының даими комиссияләренең уртак утырышында депутатлар муниципаль берәмлекнең төп финанс мәсьәләләрен карадылар. Эштә Башкарма комитет һәм профильле ведомстволар вәкилләре катнашты.

Финанс идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова 2026 елгы шәһәр бюджетына үзгәрешләр проектын тәкъдим итте. Шулай ук комиссияләр 2027-2029 еллар чорына бюджет тәэминатын тигезләү дотациясен шәхси затларның керем салымыннан төшүче өстәмә норматив белән алмаштыруны карадылар.

Светлана Мулюкова чыгышын 2027 елга һәм 2028-2029 еллар план чорына бюджет проекты буенча ачык тыңлаулар үткәрергә тәкъдиме белән тәмамлады: «Федераль законга туры китереп, җирле бюджет проекты мәҗбүри рәвештә ачык фикер алышуга чыгарыла. Ачык тыңлауларны 2026 елның 10 ноябрендә сәгать 14:00дә Башкарма комитет бинасының 400 нче залында үткәрергә тәкъдим ителә».
Уртак утырыш нәтиҗәләре буенча каралган барлык карар проектлары Шәһәр Советының чираттагы утырышына чыгарырга тәкъдим ителде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 22 июль 2026, 08:30



