Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 22 июль 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Шәһәр пассажир маршрутларының даими автобус йөртүчеләре арасында иң яхшысы» ачык конкурсын үткәрү белән бәйле рәвештә, транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк.

Ярышлар махсус әзерләнгән мәйданчыкта узачак, шуңа бәйле рәвештә шәһәрнең үзәк урамнары буйлап ике көн дәвамында проезд ябылачак. Чикләүләр 23 июльдә сәгать 15:00дән 20:00гә кадәр, 25 июльдә – сәгать 14:00дән 21:00гә кадәр кертеләчәк.

Чикләүләр юлларның ике участогына кагыла. Бу – Хәсән Туфан проспектының Чулман проспектыннан Раскольников урамына кадәрге участогы, шулай ук Раскольников урамының Хәсән Туфан проспектыннан Рәис Беляев проспекты белән чатка кадәрге участогы.

Транспорт йөртүчеләрдән сәяхәтләрен планлаштырганда бу мәгълүматны исәпкә алуларын һәм әйләнеп узуның альтернатив маршрутларын алдан сайлаулары сорала.

Сишәмбе, 21 июль 2026, 13:48