Дәүләт Думасы Россия Федерациясенең Салым кодексына ягулык базарындагы хәлне тотрыкландыруга юнәлдерелгән үзгәрешләр кертү турындагы законны икенче һәм өченче укуларда бертавыштан кабул итте.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек буенча Комитет рәисе беренче урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина болай дип аңлатма бирде: «Ягулык бүген фронтта да, тылда да, кыр эшләрендә дә, җитештерүдә дә, төзелештә дә бик кирәк. Беренче карашка, бу салым көйләү законы, ләкин аның асылы зуррак – ягулык җитештерүчеләргә финанс ресурсларын проблемаларны чишүгә тупларга һәм халык хуҗалыгы өчен ягулык запасларын төзергә мөмкинлек бирү».
Федераль закон белән туры эшкәртүле бензинны һәм башка компонентларны кушып җитештерелгән автомобиль бензинына акцизлар салу механизмы төгәлләштерелә, шулай ук топливо демпферы механизмын киңәйтү күздә тотыла. Федераль закон рәсми бастырылган көннән үз көченә керә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 22 июль 2026, 08:25



