Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов шәһәрнең өч социаль әһәмиятле мәйданчыгында капиталь ремонт барышын тикшерде.

Маршрутның беренче ноктасы булып Комаров урамындагы Республика суд-медицина экспертизасы бюросы булды. Биредә ремонт тәмамланган диярлек, эшләр графиктан алда бара: төзүчеләр түбә ябуны, эчке эшләрне, инженер челтәрләре үткәрүне һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен киртәсез мохит төзүне тәмамлыйлар.

Фәрид Салахов Низаметдинов урамындагы ясалма бозлы катламы булган «Чаллы» спорт мәктәбенә аерым игътибар бирде. Бу спорт инфраструктурасын модернизацияләү «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында алып барыла. Монда 139 яшь спортчы шөгыльләнә. Фнанслауның шактый өлеше боз аренасы өчен катлаулы технологик җиһазлар сатып алуга юнәлтелгән. Төзелеш-монтаж эшләре инде тулы көченә бара.

Шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе Хөсәен Ямашев бульварындагы 2 нче шәһәр мунчасындагы эшләр барышын бәяләде. Монда яңарту комплекслы алып барыла: түбәне һәм фасадны ремонтлау, инженер челтәрләрен тулысынча алыштыру, заманча вентиляция урнаштыру һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлы мохит булдыру.

«Без бу объектларның һәрберсен шәхси контрольдә тотабыз. Безнең төп бурычыбыз – үсеш программалары ресурсларын нәтиҗәле кулланып, биналарны яңарту гына түгел, ә табиблар, яшь спортчылар һәм шәһәрнең барлык халкы өчен мөмкин кадәр уңайлы, заманча һәм куркынычсыз шартлар тудыру», – дип ассызыклады Фәрид Салахов.

Пәнҗешәмбе, 23 июль 2026, 09:10