Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Эш бирүчеләр техник җайланмалар, махсус җиһазлар сатып алуга, эш урыннарында җиһазлар монтажлауга һәм урнаштыруга, шулай ук инвалидның өйдә эш урынын булдырырга тотылган чыгымнар өчен  компенсация ала алалар.

Субсидияләр беренче һәм икенче төркем инвалид гражданнарны, шулай ук инвалидлыкның теләсә кайсы төркемендәге хәрби хәрәкәтләр ветераннарын эшкә урнаштырганда  эш урыннары булдырган өчен бирелә. Эшкә алу,  хезмәткәрләрнең әлеге категориясе өчен билгеләнгән дәвамлылыкны исәпкә алып,  тулы эш көне шартларында кимендә 9 айга рәсмиләштерелергә тиеш. Шул ук вакытта инвалид кешегә хезмәткә түләүнең минималь күләменнән түбән булмаган хезмәт  хакы да гарантияләнә.

Компенсация алу өчен эш бирүчегә хезмәт килешүе төзелгән көннән алып өч ай эчендә халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенә гариза бирергә кирәк. Гаризага, кешене реабилитацияләүнең индивидуаль программасын һәм башкарыла торган эшнең характерын исәпкә алып, эш урынын җиһазлауга тотылган  чыгымнарын раслый торган документлар беркетелә.

Тикшергәннән соң, мәгълүматлар Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә тапшырыла. Кисәтүләр булмаса, эш бирүче реестрга кертелә, һәм 10 көн эчендә тотылган чыгымнар өчен 200 мең сумнан артык булмаган күләмдә акча күчерелә.

Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге хезмәтләре  турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 23 июль 2026, 09:50