Хәрби-Диңгез Флоты көнендә Наил Мәһдиев «Набережные Челны» ракеталы катеры экипажы белән очрашты.

Мэр корабльгә күтәрелде, судноны карады һәм шәһәребезне озак еллар шефлык мөнәсәбәтләре бәйләгән диңгезчеләр белән җылы аралашты.

Наил Мәһдиев хәрби хезмәткәрләргә истәлекле бүләкләр тапшырды, намуслы хезмәтләре, батырлыклары, илнең диңгез чикләрен ышанычлы саклаулары өчен шәхсән рәхмәт белдерде.
Мэрның рәхмәтенә «Набережные Челны» ракеталы катеры экипажының җиде әгъзасы лаек булды.

«Хәрби-Диңгез Флоты көне – бу флотта хезмәт итүчеләр өчен генә түгел, ә бөтен илебез өчен дә бәйрәм. Илебез армия һәм флот белән көчле. Флот – бу сугыш корабльләре, хәрби частьләр генә түгел, иң беренче чиратта – кешеләр, барлык хәрби бурычларны үтәүче хезмәт составы. Зур рәхмәт! Шулай ук чыдам, ныклы, батыр булыгыз. Сезнең өстә безнең Россия флоты, илебез тора», – дип мөрәҗәгать итте шәһәр мэры хәрби хезмәткәрләргә.

Вакыйганың кыска видеосын ВКонтактедагы «Яр Чаллы шәһәре хакимияте» төркемендә карагыз.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 26 июль 2026, 17:09



