Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 14 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Идел» яшьләр үзәге Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе һәм Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге авторларны XXVI яшь татар язучылары, шагыйрьләре һәм драматурглары конкурсында катнашырга чакыра. «Поэзия», «проза» һәм «драматургия» номинацияләрендә эшләр кабул итү 2026 елның 30 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

Чара «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатларына туры китереп уздырыла, ул бөтен ил буенча яшьләрнең сәләтләрен үстерү һәм үзләрен тормышка ашырулары өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Конкурстың төп максаты – сәләтле авторларны ачыклау һәм хуплау, аларга иҗади үсеш һәм үзләрен белдерү мөмкинлекләре бирү.

Конкурс өч этапта уза: беренче этап – әсәрләр җыю (2026 елның 30 сентябренә кадәр); икенче этап – сайлап алу туры һәм жюриның эксперт бәяләве (2026 елның 31 октябренә кадәр); өченче – сайланган конкурсантлар өчен иҗат мәктәбе эше (2026 елның ноябре).

Катнашу өчен Татарстаннан, Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән яшь язучылар ике яшь категориясе буенча чакырыла – 14-18 яшьлек һәм 19-35 яшьлек авторлар.

Гариза тапшыру һәм эшләрне җибәрү өчен сылтама биредә.

Телефон номеры: (843) 528-28-22

Электрон почта: mc-idel@yandex.ru

Сишәмбе, 28 июль 2026, 13:50