Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 21 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ольга Абдуллаева мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары, гомуми белем бирү бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаруга кереште. Ул 1982 елда Яр Чаллыда туган. 2005 елда Алабуга дәүләт педагогика университетын тәмамлаган, 2014 елда Казан федераль университетында Президентлык идарә кадрлары әзерләү программасы буенча һөнәри яңадан әзерләү узган.

Аның хезмәт эшчәнлеге 20 елдан артык мәгариф белән бәйле: ул биология фәнен укыткан, 44 нче мәктәп директоры урынбасары булып эшләгән, 6 нчы урта гомуми белем мәктәбен уңышлы җитәкләгән.

Вячеслав Фролов шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы урынбасары, транспорт һәм элемтә бүлеге башлыгы итеп билгеләнде. Аңа 30 яшь. 2018 елда Казан федераль университетын «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча тәмамлаган. Карьерасын Башкарма комитетта 2018 елда юл хуҗалыгы секторының 1 категорияле белгече булып башлаган, эзлекле рәвештә транспорт һәм элемтә бүлеге башлыгына кадәр юл үткән. Шулай ук коммерция структурасында эш тәҗрибәсе бар. Башкарма комитет җитәкчесе һәм шәһәр мэрының рәхмәтләре белән билгеләнгән, «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» конкурсы лауреаты.

Дүшәмбе, 3 август 2026, 11:20