Җәйге сезонның кызу чагында хакимият хезмәткәрләре шәһәр акваториясен патрульләүне дәвам итәләр. Чараларның төп максаты – ял итүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү, су янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү һәм бәхетсез очракларны кисәтү.

Рейдлар вакытында хакимият хезмәткәрләре шәһәр халкы һәм кунаклары белән аңлату әңгәмәләре үткәрәләр. Беренче чиратта ял итүчеләргә коткару постлары һәм җиһазландырылган пляж зоналары булмаган урыннарда, җиһазландырылмаган һәм рөхсәтсез урыннарда коенуны катгый тыю турында искә төшерәләр. Аерым игътибар спиртлы эчемлекләр эчкән хәлдә су янында булуның һәм коенуның ярамаганлыгына юнәлтелә, чөнки бу гадәттән тыш хәлләрнең килеп чыгу куркынычын арттыра.

Шулай ук балаларның куркынычсызлыгына аерым игътибар бирелә: кечкенәләр һәм аларның ата-аналары белән аерым әңгәмәләр үткәрелә, очрашу барышында өлкәннәр күзәтүеннән башка сулыклар янында уйнауның куркынычлары һәм хәвефле булуы аңлатыла. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 30 июль 2026, 13:00



