Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 14 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина һәм Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Анна Павловна Кислякованы 100 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиевтән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды.

Анна Павловна ТАССРның Минзәлә районы Балтай авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында туган колхозында төрле эшләр башкаручы булып хезмәт иткән, гомуми Җиңүгә үз өлешен керткән. 1945 елда гаилә корган һәм Минзәлә шәһәренә күчеп килгән, анда лаеклы ялга чыкканчы сәүдә челтәрендә баш бухгалтер булып эшләгән. 1979 елда Анна Павловна Яр Чаллыга күчеп килгән.

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен юбиляр «1941–1945 еллар Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук берничә юбилей медале белән бүләкләнгән. Анна Павловна ике бала тәрбияләгән, бүген аны дүрт оныгы, алты оныкчыгы һәм оныкчыгының бер баласы игътибар һәм кайгырту белән чолгап алганнар.

Анна Павловнага ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге һәм иминлек телибез.

Пәнҗешәмбе, 30 июль 2026, 16:00