Июльдә ир-ат балалар өчен ТОП-10 исемлегенә Әмир, Тимур, Александр, Кәрим, Мирон, Тимофей, Дамир, Роман, Эмин, Әлим исемнәре керделәр.
Кыз балалар арасында Амелия, Әминә, Айлин, Ева, Мәликә, Мия, Оливия, Эмилия, Анна, Диана лидерлык итә.
Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләре июльдә ата-аналар балаларга оригиналь исемнәр дә сайлаганын билгеләп үтәләр, алар арасында – Арлан, Дияд, Коди, Мирослав, Пантелей, Саад, Яромир. Кыз балаларны Алита, Амелина, Ирса, Кая, Карнелия, Марлена, Миллиана дип атаганнар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 31 июль 2026, 08:58



